Былтыр республикада кибетсез 1216 авылда күчмә сәүдә оештырылган. Бу хакта республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллык коллегия утырышында Татарстан Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко әйтте.
"Татарстанда эчке куллану базарында үсеш күзәтелә. Бу - халыкның тормыш дәрәҗәсен чагылдыручы күрсәткечләрнең берсе. Тулаем төбәк продуктының 10,5 проценты сәүдәгә туры килә", - диле ул.
Министр сүзләренә караганда, тармакта көндәшлек зур. "Моны барлыгы 16,5 мең сәүдә предприятисе гамәлдә булуы да раслый. Татарстанда куллану базары өлкәсендә 340 меңнән артык кеше эшли. Эш урыннарының күбесе ваклап сатуга туры килә", - диде ул.
Министр әйтүенчә, бу хакта сөйләнгәндә кечкенә, ерак авылларда яшәүчеләр турында да онытырга ярамый. "2024 елда 1,2 меңнән артык авылда күчмә сәүдә оештырылды. Әлеге максаттан республика бюджетыннан 75 миллион сум акча бүлеп бирелде. Без кибетсез авыллар турында онытырга тиеш түгел. Аларга алга таба да ярдәм итәргә кирәк. Зур елгалар да кечкенә инешләрдән барлыкка килә", - диде Олег Коробченко.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез