Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетен проектлый башламаганнар әле, чөнки әлегә җир участогы рәсмиләштерелмәгән. Бу хакта журналистларга төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
– Җир участогын рәсмиләштерү буенча сораулар бар, шуңа күрә проектлау башланмады, – диде ул. – Әлеге участок яныннан “Чаша” ягыннан да, Декабристлар урамы ягыннан да яңгыр суларын җыя торган дренаж уза. Шуңа күрә проектлауны без әлеге чик буенча башлаячакбыз. Матур булып торсын өчен торбаларны җир астыннан үткәрергә кирәк.
Билгеле булганча, 10 мең кеше сыйдырышлы Җәмигъ мәчетен элеккеге “Кырлай” паркы урынына салачаклар. Аңа нигез ташын 20 майда салдылар.
Зөһрә Садыйкова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез