Президент элегрәк укытучыларга һөнәрнең абруен күтәрүгә һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән өстәмә ярдәм чаралары турындагы указга кул куйган иде.
«Укытучының аерым статусы турындагы Президент указы – һөнәрнең абруен күтәрү буенча системалы эш нәтиҗәсе. Документ инде гамәлдәге ярдәм чараларын беркетә һәм аларны киңәйтә – барыннан да элек, яшь белгечләргә, ул аларга реаль старт һәм, иң мөһиме, ышанычлы яклау бирә. Бу мәктәпкә эшкә баручылар өчен җитди ярдәм», – диде Кравцов, аның сүзләрен РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте китерә.
Министр сүзләренчә, документ шулай ук төбәкләргә, федераль программаларны тулыландырып, педагоглар өчен өстәмә ташламалар кертергә мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, Кравцов укытучы һөнәренә кызыксыну артуын билгеләп үтте. Аның мәгълүматлары буенча, июль ахырына педагогик югары уку йортларына керү өчен гаризалар саны 700 меңгә җиткән, бу 2025 ел күрсәткеченнән якынча 180 меңгә күбрәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез