Министрлар Рөстәм Миңнеханов киңәшмәсендә хатын-кызлар өчен җыр башкарды (ВИДЕО)

 Аппарат киңәшмәсендә республика министрлары хатын-кызларны 8 Март белән котлап, җыр башкарды.

Министрларның һәркайсы куплеттан бер юлны башкарды, аннары барысы бергә җырның кушымтасын җырлады.

Республика министрлыклары башлыклары котлау чыгышы ахырында татар телендә 8 Март якты бәйрәмгә әйләнсен һәм бары тик яхшы хатирәләр генә калдырсын дип теләде. Аннан соң курсантлар чәчәк бәйләмнәре алып керде һәм барлык хатын-кызларга бүләк итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтә режимында киңәшмә уздырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Министрлар 8 март

Көн хәбәре