Тикшерүчеләр Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Милек идарәсе дәүләт мөлкәтен арендага бирү, сату бүлеге җитәкчесен тоткарлау сәбәпләренә ачыклык керткән.
“Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий мәгълүматларына таянып язганча, түрә 2021-2024 елларда 5 җирле фирмага дәүләт милкен арендага алу килешүләрен төзү хокукына аукционнар үткәрүдә ярдәм иткән, шулай ук законсыз төстә аларның эшмәкәрлек эшчәнлегендә катнашкан.
Моннан тыш түрә дәүләт милкен арендага алу хокукына аукционнар уздырганда алар өчен түләүләрне 2,8 миллион сумнан күбрәккә киметкән.
 Бүлек җитәкчесенең тоткарлануы турында бүген билгеле булды. Агентлык мәгълүматлары буенча, биредә сүз Илшат Әминов турында бара. Мошенниклык, вазыйфаи вәкаләтләрне арттыру һәм эшмәкәрлек эшчәнлегендә законсыз катнашу буенча җинаять эшләре кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез