Министрлыклар узган елда халыкка хезмәт күрсәтү планын 15,9 процентка арттырып үтәгән

2023 елда халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү хисабына министрлыклар һәм ведомстволар өчен билгеләнгән керем планы арттырып үтәлгән. Ул 13,8 миллиард сумга җиткән (планда каралган күрсәткеч – 11,9 миллиард). Бу хакта “Реальное время” республика Финанс министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Аерым алганда, Сәламәтлек саклау министрлыгы – 6,143 миллиард сум, Мәгариф һәм фән министрлыгы – 1,825 миллиард, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы – 610,6 миллион, Яшьләр эшләре министрлыгы – 258,29 миллион сум акча эшләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре