«2030 елга кадәр республика буенча ясалма фәһемне үстерү программасын без беренче кварталда кабул итәргә тиеш. Аны хәзер кайда гына кулланмыйбыз: сәламәтлек саклауда, архив эшләрендә, төзелеш комплексында. Бу бик мөһим ресурс. Гомумән алганда, мәгарифне, социаль өлкәне, төзелешне, агросәнәгать комплексын цифрлы оештыру – бик әһәмиятле юнәлешләр. Шамил Хәмитович, әйдәгез бу эшне алга таба да башкарыйк», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Шамил Гафаровка.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, барлык куелган бурычларга да өйрәтелгән, әзерлекле кешеләр кирәк. Шуңа күрә ул кадрлар әзерләүне дә игътибарга алырга кушты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез