Газетага язылу

Миңнеханов «Абилимпикс» һәм «Профессионаллар»да катнашучыларны Татарстан горурлыгы дип атады

Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионат хәрәкәтләрендә, шулай ук «Архипелаг» пилотсыз авиация системалары буенча илкүләм ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү тантанасы узды.

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАХта хәбәр итеп, пост урнаштырды.

– Бүген «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионатларында, шулай ук «Архипелаг» пилотсыз системалар буенча илкүләм ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны котладылар. Сез – республиканың чын горурлыгы! Үзегезнең үҗәтлегегез, талантыгыз һәм эшкә бирелгәнлегегез аркасында сез, Татарстанны данлап, елдан-ел югары нәтиҗәләргә ирешәсез. Ярышларда СВО ветераннарының актив катнашуы аеруча мөһим.

Былтыр татарстанлылар «Абилимпикс» чемпионатында 69 медаль яулап, гомумкоманда хисабында 2 нче урын алдылар. «Профессионаллар» хәрәкәтендә 243 медаль һәм 72 медальонга лаек булдылар. «Архипелаг» ярышларында командалар арасында беренче урынны яулап, Россиядә иң яхшы дрон операторлары икәнлекләрен күрсәттеләр. Афәрин, булдырасыз! Сезнең һәр бүләгегез — бөтен республикабыз уңышы ул! – дигән Рөстәм Миңнеханов. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре