Миңнеханов Актаныш район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген ачуда катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Актаныш районына эш сәфәре барышында район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенең яңа бинасын ачуда катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Актаныш үзәк район хастаханәсе бинасы 1949 елда төзелгән, әмма шуннан бирле берничә тапкыр үзгәртелгән. Бер ел эчендә хастаханә якынча 12 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Әмма кабул итү-диагностика бүлегенең эш шартлары заман таләпләренә туры килмәгән. Шуңа күрә халыкка күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту өчен 2025 елда төбәк җитәкчесе карары белән кабул итү-диагностика бүлегенең яңа бинасы төзелде.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында белдергәнчә, республикада гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча зур эш алып барыла. Иң мөһим юнәлешләрнең берсе дип ул сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләүне атады. "Татарстанда социаль мөһим объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча дистәләгән программа гамәлгә ашырыла. Без авыл территорияләренә аерым игътибар бирәбез. Актаныш районы үзгәрә, яңа объектлар төзелә. Бүген мин кабул итү-диагностика бүлегенең ачылышында катнашуыма шатмын. Иң мөһиме – гражданнарыбызның сәламәтлеге", - диде ТР Рәисе.

Ачылу тантанасыннан соң Миңнеханов кабул итү-диагностика бүлеген карады. Яңа бинада ашыгыч китерелгән авыруларны күзәтү бүлмәсе, шокка каршы палата, пациентларны санитар эшкәртү бүлмәсе, табибка кадәрге һәм табиб ярдәмен күрсәтү кабинетлары, дежур врач, хирург бүлмәләре, эндоскопия процедурасы, бәйләү бүлмәсе бар. Шулай ук-табиб-травматолог, гипслау, табиб-терапевт кабинетлары, ЭКГ, процедура һәм рентген блогы, йогышлы авырулар өчен аерым керү урыны булган бокс (фильтр-бокс), күзәтү бүлмәләре, экспресс-лабораторияләр бар. Бүлекнең яңа бинасы яңа җиһазлар, оргтехника һәм барлык кирәкле заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре