Бу хакта бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бахрейнның Ислам эшләре буенча Югары Советы рәисе шәех Абдулрахман бин Мөхәммәд Бин Рашед Әл-Хәлифә белән очрашуда белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Россиянең Бахрейн белән багланышларга зур әһәмият бирүен билгеләп узды.
Татарстан Рәисе Бахрейнга һәрвакыт кызыксынып килүен әйтте. 2022 елда ул Бахрейн форумында, ә 2024 елның ноябрендә Ислам банкингы һәм финанслары буенча 19 нчы еллык конференциядә катнашты.
Моннан тыш, Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы башкаласында Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы (AAOIFI) белән берлектә конференция уздырылуын искәртте.
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча да зур эш алып барыла, дип өстәде ТР Рәисе. Ул кунакка төркем эшчәнлегендә катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, мондый абруйлы экспертларның катнашуы мөһим карарлар кабул итүгә ярдәм итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез