Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков IV Казан глобаль яшьләр саммитының чит ил делегацияләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безне сезнең белән яшьләр сәясәте темасы берләштерде. Яшьләр – безнең киләчәгебез. Максатыбыз бик гади. Без яшьләрнең белемле һәм үз иленең патриотлары булуын телибез», - дип белдерде Валерий Фальков делегатлар алдында чыгыш ясаганда.
«Безнең мәгариф системасы ачык, без үзебез белән хезмәттәшлек итәргә теләүчеләрнең барысы белән дә мөнәсәбәтләр урнаштырабыз. Студентларның мобильлеген, халыкара алмашуларны хуплыйбыз. Фән һәрвакытта да кешеләрне теләкләренә, карашларына, агымдагы сәяси конъюнктурага карамыйча берләштерә торган күпер булды», – дип искәртте министр.
Фальков Татарстанны Россиянең алдынгы төбәкләреннән берсе дип атады. «Бу - бик кунакчыл җир. Сезгә рәсми программа буенча гына эшләп калмыйча, музейларга барырга, матур табигатьне, архитектураны карарга һәм әлеге гаҗәеп урыннарның тарихы белән танышырга киңәш итәм», – дип билгеләп үтте Россиянең фән һәм югары белем министры.
«Сезне дүртенче Казан глобаль яшьләр саммитында сәламләвемә шатмын. Мондый дәрәҗәле халыкара чараны республикабызда кабул итү безнең өчен зур мәртәбә. Ислам хезмәттәшлек оешмасы һәм БРИКС илләренең тармак министрлыклары җитәкчеләрен Казанда җыю күркәм гадәткә әверелде. Мондый формат - яшьләр сәясәте өлкәсендә глобаль көн тәртибен формалаштыру, глобальләшү чорында традицион кыйммәтләрне саклау һәм һәр шәхеснең потенциалын ачу өчен тиешле шартлар тудыруда мөһим алым», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, делегацияләргә мөрәҗәгать итеп.
Татарстан лидеры искәрткәнчә, Россия үсеп килүче буынны тәрбияләүгә һәм яшьләрнең карьера үсеше өчен тигез шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Ул илдә инде өченче ел төрле балалар һәм яшьләр оешмаларын берләштерә торган «Алдынгылар хәрәкәте» үсеш кичерүен әйтте, дип яза Татар-информ.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез