Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Казан федераль университеты Югары бизнес мәктәбенең яңа бинасында булдылар. Аларны КФУ ректоры Ленар Сафин һәм Идарә, икътисад һәм финанслар институты директоры Алсу Әхмәтшина озатып йөрде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
КФУның Югары бизнес мәктәбенә 2000 елда нигез салына һәм бүген ул Россиядә бизнес-белем бирүдә әйдәп баручы үзәкләренең берсе, шулай ук идарәче кадрларны әзерләү буенча Татарстанның төп мәйданчыгы булып тора. Эшләгән елларында ул 2324 белгеч әзерләгән, алар арасында предприятие, оешма һәм хакимият органнары җитәкчеләре дә бар.
Хәзерге вакытта анда Россия, Кытай, Оман, Үзбәкстаннан һәм башка илләрдән 480 студент белем ала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез