Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан Кремленең Гавами урыннар бинасында урнашкан экспозиция «Яңа Иерусалим» Дәүләт тарихи-сәнгать музее (Истра, Россия) һәм Каракалпакстан Республикасының И.В.Савицкий исемендәге Дәүләт сәнгать музее (Нукус, Үзбәкстан) коллекцияләрен берләштергән.
Экскурсия барышында Рөстәм Миңнеханов белән Сәидә Мирзиёева, Александр Волков, Роберт Фальк, Александр Осьмеркин, Климент Редько кебек рәссамнарның рәсем һәм графика эшләре белән танышты. Күргәзмәдә барлыгы 130дан артык әсәр урын алган.
Татарстан Рәисен һәм Үзбәкстан Президенты Администрациясе башлыгын ТР мәдәният министры Ирада Әюпова озатып йөрде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез