Газетага язылу

Миңнеханов: «Бердәм Россия» халыкның тормышын яхшыртуга бәйле зур бурычлар куя»

«Бердәм Россия» партиясе һәрвакыт халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга бәйле зур бурычлар куя һәм илдә барган барлык вакыйгалар өчен җавап бирә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов партиянең «Нәтиҗә бар!» хисап-программа форумында әйтте.

«Парламентта күпчелекне тәшкил итүче партия буларак, «Бердәм Россия» илдә барган барлык вакыйгалар өчен җавап бирә. Яхшылары өчен дә, начарлары өчен дә. Проблемалар һәм тәнкыйтьтән качмый. Ул халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга бәйле зур бурычлар куя. Форум очраклы рәвештә генә «Нәтиҗә бар!» дип аталмый. Безнең сөйләрлек сүз бар», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Форумда искәртүләренчә, партия халыктан килеп ирешкән тәкъдимнәр өчен ачык. Алар нигезендә алдагы биш елга яңа Халык программасы төзеләчәк һәм ул быел Дәүләт Думасына сайланачак депутатлар өчен яңа бурычлар билгеләячәк. Гамәлдәге программа 95 процентка үтәлгән.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре