Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкиле белән элемтәләрне ныгыту турында сөйләште

«Казан Экспо»да Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Энергетика һәм инфраструктура министрлыгының нефть-газ индустриясе һәм табигый ресурслар министры урынбасары Сайф Сәид Гоббаш Әл-Марри белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда актив ярдәм күрсәтә.

«Сезнең ил Президенты Шәех Мөхәммәд бен Заед Әл Нахайянның 2024 елның октябрендә Казанда узган БРИКС саммитына килүе безнең өчен зур дәрәҗә булды. Без аның элемтәләребезне үстерүдә һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруда ярдәмен һәрвакыт тоябыз», - дип ассызыклады республика Рәисе.

Ул искәрткәнчә, Татарстан делегацияләре даими рәвештә Инвестицион форумда һәм Абу-Дабида IDEX Халыкара күргәзмәсендә катнаша. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре, үз чиратында, KazanForum һәм нефть-газ химиясе форумында даими катнашучылар. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика Әмирлекнең әйдәп баручы компанияләре белән хезмәттәшлек итә, илдә Татарстан вәкиллеге эшли, ә Казаннан Дубайга һәм Шарджага даими авиарейслар башкарыла.

Моннан тыш, хезмәттәшлекне ныгытуга «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча уртак эш ярдәм итә, аны республика Рәисе 2014 елдан бирле җитәкли.

«Без Россиядә, Әмирлек коллегаларыбызның бай тәҗрибәсен исәпкә алып, ислам банкингы һәм финанслау инструментларын үстерәбез. Моннан тыш, безнең республика хәләл индустрияне үстерү буенча актив эшли», - диде республика Рәисе.

Сайф Сәид Гоббаш Әл-Марри очрашу өчен рәхмәт белдерде, дип яза Татар-информ.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре