Газетага язылу

Миңнеханов Биектаудагы социаль объектларны карады һәм авыл хезмәтчәннәре белән аралашты

Биектау районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң берничә социаль объектны карады. Аны район башлыгы Равил Хисаметдинов озата йөрде.

Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Рәисенә яңартылган иҗтимагый-административ үзәк бинасын күрсәттеләр. Беренче катта ЗАГС бүлеге, мәктәптән тыш «Тулпар» эш үзәге урнашкан. Икенче катта - Красносельск авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитеты. Өченче катта Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, опека һәм попечительлек секторы эшли, утырышлар залы төзекләндерелгән. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Үзәк мәдәният йортын карады. Хәзер биредә 15 клуб берәмлеге эшли, күбесенчә яшьләр, аларда 200дән артык кеше катнаша. Балалар декоратив-гамәли һәм театр сәнгате, хореография, вокал белән шөгыльләнәләр, шулай ук спорт юнәлешләре дә бар. Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта җирле эшкуарлар продукциясе күргәзмәсе күрсәтелде. 

Биредә Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм Биектау районы активы белән очрашты. Кырлардагы вәзгыять турында фикер алыштылар. 

Район башлыгы Равил Хисаметдинов сүзләренә караганда, бүгенгә урып-җыю 50%ка тәмамланган. Кырларда 43 комбайн эшли. Иртәгә сабан культураларына керешергә уйлыйлар. Актив рәвештә терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда барлык мәйданның 60%ы суктырылган. 2,5 млн. тонна ашлык җыеп алынган, эшләрне төгәлләү өчен тагын 10 көн чамасы вакыт кирәк. Биектау районының төньякта урнашуын исәпкә алып, игенчелек мәсьәләләрендә үз үзенчәлекләре бар. Шуңа да карамастан, эшләр темпта бара. Министр агросәнәгать комплексы өлкәсендә дәүләт ярдәме чараларыннан активрак файдаланырга киңәш итте. 

Рөстәм Миңнеханов хуҗалык итүнең барлык рәвешләренә ярдәм итәргә һәм терлекләрнең баш санын арттыру эшен көчәйтергә кирәклегенә игътибар итте. Ул шулай ук эш урыннары булдыру һәм яшьләрне районда калдыру өчен индустриаль мәйданчыклар ачарга тәкъдим итте. Ахырда республика Рәисе уртак эш өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанда барлык дәүләт программаларының сакланачагын хәбәр итте.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре