Шәһәр мэры Радмир Беляев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
Искәртеп үтәбез, кичә дошман пилотсыз очкычлары Татарстанның Түбән Кама районына һөҗүм итте. Нәтиҗәдә, сәнәгать объектларына зыян килде, шулай ук җиде кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Җинаятькә катнашы булганнарны Россия Тикшерү комитеты ачыклый.
Беляев сүзләренчә, бүген иртән ТР Рәисе видеоконференция форматында оператив киңәшмә уздырган, анда агымдагы вазгыять, торгызу эшләре, шулай ук халыкның иминлеген тәэмин итү чаралары турында фикер алышканнар.
«Рөстәм Нургалиевич сәнәгать кластеры белән бәйле барлык кирәкле чараларны оештыру һәм ярдәм күрсәтү буенча тиешле йөкләмәләр бирде», – диде Беляев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез