Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең чит илдәге сәүдә вәкилләре белән сөйләшүләр уздырды. Алар Татарстан продукциясен чит илләрдә тәкъдим итү турында фикер алыштылар. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Татарстанның Хөкүмәт Йортында узды. Анда Россиянең Азәрбайҗандагы, Белоруссиядәге, Ирандагы, Норвегиядәге, Төркемәнстандагы һәм Украинадагы сәүдә вәкилләре чакырылган иде.
Республика җитәкчесе Татарстанның халыкара элемтәләрне актив алып баруын әйтте. Рәсми һәм бизнес-делегацияләрнең кара-каршы эш сәфәрләре оештырыла. Казанда сигез чит илнең генераль консуллыгы эшли, ә чит илләрдә Татарстанның 15 вәкиллеге бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез