Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының сигезенче утырышында республика парламентының утыз еллыгы уңаеннан Татартан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутатларын, ветераннарны һәм аппарат хезмәткәрләрен истәлекле вакыйга белән котлады.
“Узган өч дистә ел эчендә парламентаризмның ныклы хокукый нигезе булдырылды, югары һөнәри осталык, җаваплылык һәм бердәмлек традицияләре салынды. Алар барлык чакырылыш депутатларының эшчәнлегенең аерылгысыз өлешенә әверелде», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы әйтүенчә, бу казанышларда, һичшиксез, Татарстанның берене Президенты Минтимер Шәймиевның да өлеше зур. “Аның зирәклеге һәм алдан күрүчәнлеге ярдәмендә катлаулы чорда вакыт сынауларын җиңеп кенә калмыйча, тотрыклы үсеш нигезләрен дә сала алдык”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, барлык чакырылыш депутатлары чынбарлыктагы үзгәрешләргә тиз арада җавап бирде. «Сез республиканың тотрыклылыгын һәм гражданнарны хокукый яклауны тәэмин итүче карарлар кабул иттегез. Болар барысы халыкның тормыш сыйфатын күтәрде һәм безнең статусыбызны ныгытты. Россиянең алгарышлы, терәк төбәге буларак, Татарстанның социаль-икътисадый үсеше өчен шартлар булдырылды. Белемегез, тупланган тәҗрибәдән файдаланып, җаваплылык белән эшләвегез, сезгә алга таба да халыкка намус белән хезмәт итәргә, күпмилләтле Ватаныбыз мәнфәгатьләрендә үзегезгә йөкләнгән вазыйфаларны тайпылышсыз үтәргә мөмкинлек бирер дип ышанам. Сезнең хезмәтегез бик кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул үзе дә төрле җаваплы вазыйфаларда эшләү дәверендә ике дапкыр депутат булып сайлануын искә төшерде. «Мин ике тапкыр депутат булып сайландым. Димәк, мин сезнең хезмәттәшегез», – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез