Газетага язылу

Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы чемпион титулы белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеген, тренерлар штабын һәм уенчыларын Россия Чемпионатында җиңүләре белән котлады.

ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Рәисе Аппараты җитәкчесе, ТР «Динамо» ФСО ОГО рәисе Әсгать Сәфәров, «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы президенты Леонид Барышев һәм команданың баш тренеры Зоран Терзич исемнәренә юлланган хөкүмәт телеграммасында республика җитәкчесе «Динамо-Ак Барс» клубының быелгы сезон фавориты һәм Татарстанның чын горурлыгы булуын билгеләп үтте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре