Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Эли Исаев белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Федераль казначылык җитәкчесенең беренче урынбасары Эли Исаев белән бюджет үтәлеше мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фикер алышу шулай ук региональ дәрәҗәдә казначылык түләүләре системасы өлешендә хезмәттәшлеккә, федераль акчаларны максатчан тотуны контрольдә тотуга һәм агымдагы эшчәнлекнең башка мәсьәләләренә кагылды.

Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов катнашты.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре