Миңнеханов фән профессионалларының яңа буынын формалаштырга кирәк дип саный

Татарстан – уйлап табуларга һәм патентларга заявкалар саны буенча лидерлар рәтендә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть саммитының сессиясендә шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

«Яшьләрне фәнгә җәлеп итү эше аерым игътибарга лаек. Безнең стратегик максат – профессионалларның яңа буынын формалаштыру», - дип белдерде Миңнеханов.

Панель дискуссия илебезнең ягулык-энергетика комплексын үстерү перспективаларына багышланган иде. Фикер алышуда югары квалификацияле белгечләр әзерләү мәсьәләсе төп урынны биләде. Сессиядә катнашучыларның барысы да «Россия ягулык-энергетика комплексы үсешендә нинди проблемалар туарга мөмкин» дигән онлайн-сораштыру узды. Аның нәтиҗәләре буенча, кешеләрнең 40 проценты нәкъ менә кадрлар проблемасын билгеләп үтте.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, технологик яктан алга китү һәм яңа компетенцияләр формалаштыру аша гына ягулык-энергетика комплексы тотрыклы үсеш кичерергә мөмкин, аерым алганда, машина төзелешендә, нефть химиясендә, биотехнологияләрдә һәм ИТ-юнәлештә.

«Без инженер һәм фәнни кадрлар әзерләүнең бербөтен экосистемасын формалаштырабыз. Зур компанияләр заманча укыту-лаборатория комплекслары ача», - дип искәртте Миңнеханов.

Ул бүгенге көндә, физика һәм химиягә аерым игътибар биреп, төгәл фәннәрне ешрак сайласыннар өчен мәктәп укучыларын мотивацияләү мөһим дип өстәде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре