Газетага язылу

Миңнеханов «Газпром» белән газлаштырып бетерү программасы актив гамәлгә ашырыла»

10 ел эчендә «Газпром» мәнфәгатьләрендә Татарстан предприятиеләренең продукциясе һәм хезмәт кърсәтүләре күләме 130 млрд сумнан артып китте, ә компанияләр саны 270 тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ тәэмин итүчесе көне кысаларында белдерде. Чара Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2026 кырларында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Газпром» тәэмин итүчесе көне традицион мәйданчыкка әверелде, анда озак вакытлы партнерлыкны үстерү, тәэмин итүләрнең сыйфатын һәм ышанычлылыгын арттыру, җитештерүгә инновацион хәл итлешләрне кертү мәсьәләләре карала.

"Газпром» - безнең стратегик партнерыбыз, аның белән без машина төзелеше, нефть химиясе, геофизика, фәнни-җитештерү һәм мәгариф өлкәләрендәге проектларны гамәлгә ашырабыз", - диде республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан элеккечә илдә газ куллану күләме буенча лидерлар рәтендә: «Бу - „Газпром“ белән уртак эш нәтиҗәсе, газ белән тәэмин итүнең югары ышанычлылыгын һәм республика икътисадының тотрыклы үсешен раслау».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Газпром" белән берлектә республикада газлаштырып бетерү программасы актив гамәлгә ашырыла, ул башланганнан бирле 46,8 мең гариза кабул ителгән, 44 меңнән артык килешү төзелгән, 34,7 меңнән артык йорт газга тоташтырылган. Бүген республикада 51 мең км газ бүлү үткәргечләре, 5,8 мең км магистраль газ үткәргечләре, 11,5 мең газ көйләү пункты файдаланыла. 

„Татарстанда газ белән тәэмин итү һәм газлаштыруның яңа программасы кысаларында “Газпром» белән берлектә якындагы 5 елда республиканың 15 районында 4,7 млрд сумлык 35 газ инфраструктурасы объекты төзеләчәк", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. 

Республика Рәисе «Газпром» компаниясе җитәкчелегенә конструктив багланышлары һәм Татарстанның стратегик инициативаларын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

«Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары - Департаменты (перспективалы үсеш) башлыгы Олег Аксютин билгеләп үткәнчә, «Газпром» тәэмин итүчесе көне үзен Россия җитештерүчеләре белән партнерлык элемтәләрен киңәйтү өчен нәтиҗәле мәйданчык буларак күрсәтте һәм Татарстан нефть-газ, химия форумының төп вакыйгаларының берсе булып кала бирә. Ел саен тәэмин итүче көне Россиянең төрле төбәкләреннән 300дән артык компанияне берләштерә. 

2025 ел нәтиҗәләре буенча «Газпром» өчен Татарстан предприятиеләренең продукциясе һәм хезмәт күрсәтүләре күләме 30 млрд сум тирәсе тәшкил иткән. "Әйтергә кирәк, безнең уртак системалы эшебез нәтиҗәсендә без илнең технологик бәйсезлеген тәэмин итү, үзебезнең конкурентлыкка сәләтле продуктлар булдыру һәм нефть-газ комплексы өчен заманча инновацион хәл ителешләр булдыру мәсьәләләрендә шактый алга киттек», - диде Олег Аксютин.

Ул шулай ук бүгенге көндә «Газпром» инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, цифрлы продуктлар булдыру һәм гамәли бурычларны хәл итү өчен Татарстан оешмаларын актив җәлеп итә, дип өстәде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре