Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов белән республика территориясендә газ тармагы үсеше нәтиҗәләре һәм перспективалары турында фикер алышты. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
2000 елдан 2021 елга кадәр Татарстан Республикасында табигый газ куллану сизелерлек артты. 2021 ел нәтиҗәләре буенча ул якынча 18 млрд куб метр тәшкил итәргә тиеш.
Киләсе 2030 елга кадәр куллануның төп үсеше Кама сәнәгать кластеры үсеше белән бәйле булачак, аның кысаларында эре производстволар Түбән Камада, Чаллыда һәм Алабугада урнашкан. Гомумән алганда, 2030 елга газ куллану 33 млрд куб метр тәшкил итәчәк.
Хәзерге вакытта республикада газификацияләнгән фатирларның һәм шәхси торак йортларның гомуми саны 1,5 миллионнан артып китә, ел саен 19 мең фатир һәм йорт газлаштырыла.
Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, бистә эчендәге газүткәргечләр янында урнашкан йортларны түләүсез газлаштыру турындагы йөкләмә нигезендә, Татарстанда мондый йортлар саны билгеләнде. 2021 елның августына алар 903 торак пунктта 18,2 мең исәпләнә.
Газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә килгәндә исә, хәзерге вакытта республика территориясендә автомобильләрне газ белән тәэмин итүнең 38 өстәмә компрессор станциясе урнашкан. 2021 ел ахырына кадәр тагын шундый алты станция файдалануга тапшырылачак. 2010 елдан 2021 елга кадәр дәүләт программасы кысаларында 10 790 машина газ белән эшли торганга үзгәртелде һәм сатып алынды.
Моннан тыш, Татарстанда табигый газны сыекландыру буенча өч комплекс төзү проектлары гамәлгә ашырыла. Алар Теләче һәм Биектау районнарында, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә төзелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез