Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Гвинея-Бисау Республикасы Президенты Умар Сисоку Эмбало белән очрашуы дәвам итә. Сәясәтчеләр Казан Кремлендә берничә мәсьәлә буенча фикер алыша. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«Хезмәттәшлек итә алырлык юнәлешләрне өйрәнү өчен, эш төркемен һичшиксез оештырырбыз», - дип башлады очрашуны Рөстәм Миңнеханов.
Умар Сисоку Эмбало бу тәкъдимне бик тиз хуплады һәм потенциаль партнерлар делегациясен югары дәрәҗәдә кабул итәргә әзер булуын белдерде.
«Кичә Россия Федерациясе Президенты белән очраштым. Владимир Путин Татарстан, Сезнең турыда бик күп һәм җылы сөйләде. Россия Федерациясе белән килешү кысаларында Татарстан белән үзара мөнәсәбәтләрне үстерүгә ышанабыз», - диде чит ил кунагы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез