Миңнеханов һәм «Роснефть»НК» баш башкарма директоры хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Роснефть» НК» ГАҖ баш башкарма директоры Игорь Сечин хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Яклар импортны алмаштыруны үстерү, яңа югары технологияле техника һәм технологияләр җитештерүне җайга салу юнәлешләрендә бергәләп эшләячәк.

Килешүне тормышка ашыру кысасында «Роснефть» объектларында Татарстанда җитештерелгән югары технологияле техниканы куллануны да арттырырга ниятлиләр. Хезмәттәшлек нефть, газ һәм химия комплекслары өчен продукция җитештерүне арттыру, республика предприятиеләренең фәнни һәм конструкторлык мөмкинлекләрен үстерүне күздә тота.

Татарстан Хөкүмәте һәм «Роснефть» республиканың юл инфраструктурасын үстерү өчен – заманча ябыштыра торган материаллар, сәнәгать предприятиеләре һәм транспорт өчен – майлау материаллары, махсус сыеклыклар җитештерү һәм аларны куллану өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү турында да килештеләр.

«Роснефть» инвестиция проектларын тормышка ашыру барышында эшләрне башкару, хезмәт күрсәтү, товарлар белән тәэмин итүгә республика предприятиеләрен һәм оешмаларын җәлеп итеп, Татарстанның сәнәгать мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итәчәк дип фаразлана. Алар фәнни-тикшеренү оешмалары тәкъдимнәрен дә карап тикшерәчәк.

Социаль тармак турында да онытмыйлар. Фән һәм мәгариф өлкәсендә нефть һәм газ юнәлеше буенча квалификацияле инженер кадрлар әзерләү һәм аларны «Роснефть»кә җәлеп итү өчен, компания республикадагы белем бирү системасын үстерергә, яшьләрне һөнәри белем алырга кызыксындырырга булышачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре