Миңнеханов һәм Шәймиев ТР Дәүләт Советының язгы сессиясенең унберенче утырышында катнаштылар

Республика Дәүләт Советының язгы сессиясенең унберенче утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелгән иде. Республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү республика законнарын гармонияләштерү һәм федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле.

Аерым алганда, Бюджет кодексының дәүләти-хосусый партнерлык һәм муниципаль-хосусый партнерлык турындагы килешүләр буенча Татарстан Республикасының һәм муниципаль берәмлекләрнең гавами партнер түләвен һәм капиталь грантны исәпкә алу өлешендәге йөкләмәләренә кагылышлы нигезләмәләре төгәлләштерелә.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил итеп янә Сәрия Сабурская билгеләнде. Парламентарийлар аның кандидатурасын хупладылар.

Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Документ республикада гаилә бизнесын үстерүгә юнәлдерелгән. Законда гаилә предприятиесе төшенчәсе беркетелә, бу төшенчә дигәндә гаилә әгъзаларының хуҗалык җәмгыятьләренең устав (җыелма) капиталында катнашу өлешенә, аларның шәхси эшкуарда яисә фермер хуҗалыгында хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруына кагылышлы таләпләргә җавап бирүче кече һәм урта эшкуарлык субъекты аңлашылачак. Гаилә әгъзаларына ата-аналарны, балаларны, бабайларны, әбиләрне, оныкларны, абый-энеләрне һәм апа-сеңелләрне, ягъни якын туганнарны кертергә тәкъдим ителә.

Шулай ук республиканың аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ балигъ булмаганнарга автомобиль бензины сатуны чикли.

Балигъ булмаганнарга автомобиль бензинын сатуны чикләү балаларның юл-транспорт травматизмын киметү һәм гомуми файдаланудагы юлларга мопедларда, квадроциклларда, питбайкларда һәм башка мототранспортта йөрүче балаларның юлларда һәлак булуларын булдырмау максатларында билгеләнә.

Транспорт чарасына ягулык салганда автомобиль йөртү хокукына ия булган уналты яшькә җиткән затларга автомобиль бензинын ваклап сату искәрмә булып тора.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре