Бүген Россия Федерациясенең Оборона министры Сергей Шойгу Казанга эшлекле сәфәр белән килде дип хәбәр иткән идек. Сергей Шойгу һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Казанда Оборона министрлыгы госпиталенең нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Югары технологияле медицина учреждениесе Казанның Оренбург трактында — олылар һәм балалар республика клиник хастаханәләре белән рәттән урнашачак.
«Госпиталь 150 урынга исәпләп төзелә», — диелә әлеге хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез