Миңнеханов «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советы утырышында катнаша

Бүген Казанда «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советының бишенче утырышы уза. Чара Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм КХР Дәүләт Советы вице-премьеры Чжан Гоцин җитәкчелегендә үтә. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Утырышта Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, әлеге форматның идеясе 2012 елда нәкъ менә Казанда туган иде.

Бишенче совет утырышында Россиянең 14 төбәгеннән һәм Кытайның 6 провинциясеннән делегацияләр катнаша. Фикер алышуның төп темалары – сәнәгать, логистика, авыл хуҗалыгы һәм нефть чыгару тармагы өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре