Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советының бишенче утырышында катнашучыларны агымдагы елның 18-19 августында узачак «РОСТКИ» форумына чакырды. Бу хакта ул утырышта чыгыш ясаганда әйтте.
«Сезне 18-19 августта узачак «РОСТКИ« форумына чакырырга телим. Анда сезнең төбәкләрдән эшлекле даирәләр киң тәкъдим ителер дип өметләнәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Билгеле булганча, Казанда 2023 елдан башлап ел саен Кытай белән эшлекле багланышларны киңәйтүгә юнәлдерелгән «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы үткәрелә.
«Узган ел чарада 36 илдән 10 меңнән артык кеше кктнпштв. Шул исәптән, Без Кытай төбәкләренә бик рәхмәтле – биредә 27 төбәк тәкъдим ителде», – диде Татарстан Рәисе.
Утырышта Рөстәм Миңнеханов Кытай белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга да өндәде. Ул формаль килешүләрдән тәгаен «юл карталары»на һәм уртак инвестицион проектларга күчү зарурлыгын ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның Кытай партнерларын җәлеп итү өчен алга киткән инфраструктурасы һәм преференцияләре бар, ә КХР белән багланышлар форматы ун елдан артык вакыт эчендә үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез