Утырыш Казан Ратушасында узды.
Утырышны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, «Идел-Янцзы» Советы рәистәше Игорь Комаров, КХР Дәүләт Советы Премьеры урынбасары, Советның Кытай өлеше рәисе Чжан Гоцин уздырды.
Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый формат 10 елдан артык тарихында Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлек өчен иң нәтиҗәле механизмнарның берсе булып тора. Бу килешү базасы үсү, уртак инвестиция проектлары саны арту, гуманитар өлкәдә, шул исәптән «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясе линиясе буенча хезмәттәшлек итү белән раслана.
«Безнең очрашу - эшкә йомгак ясау, проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алышу, киләчәккә өстенлекләр билгеләү өчен яхшы мөмкинлек, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Утырышның республикабыз башкаласында беренче мәртәбә узуына без бик шат». Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Россия-Кытай дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай белән багланышлар үсешендә җитди нәтиҗәләргә иреште.
"Узган елның октябрендә Казанда БРИКС саммитында катнашу өчен Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин әфәнде җитәкчелегендәге югары Кытай делегациясен кабул итү безнең өчен зур мәртәбә булды", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, Татарстан һәм Кытай арасында товар әйләнеше үсеше күзәтелә - узган 2025 ел нәтиҗәләре буенча ул 3,3 млрд АКШ, доллары тәшкил иткән, үсеш 9%, шулай ук республикага җәлеп ителгән Кытай инвестицияләре күләме – 39 млн долларга якын. Казанда - Кытайның Генераль консуллыгы, Пекинда республиканың сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли. Татарстанның күп кенә предприятиеләренең Кытайда эшлекле партнерлары бар.
"Без уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашырабыз. Аларның иң эресе - «Хайер» компаниясе белән, ул бездә инде 6 завод төзеде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан «Идел-Янцзы» Советы эшчәнлегенә үз өлешен кертергә омтыла. Янцзы елгасының югары һәм урта агымы районының 5 нче Кытай провинциясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Узган айда мин җитәкләгән делегация эш визиты белән Чунцинга барды. Без юнәлешләрнең иң киң спектры буенча хезмәттәшлек итәргә килештек".
Искәртәбез, 2015 елдан Казан һәм Чэнду (Сычуань) тугандаш шәһәрләр. Моннан тыш, 2023 елда башкалабыз һәм Хэфэй шәһәре (Аньхой провинциясе) арасында хезмәттәшлекне тирәнәйтү һәм алмашу турында меморандумга кул куелды. Татарстан һәм форматның тиешле Кытай провинцияләре муниципалитетлары шулай ук килешүле мөнәсәбәтләрдә торалар. "
Кытай дуслары белән безнең элемтәләр коронавирус пандемиясенең катлаулы чорларында да туктамады - без бер-беребезгә ярдәм итәргә тырыштык. Алдынгы сәнәгать предприятиеләре, шул исәптән нефть химиясе, машина төзелеше, IT-индустрия өлкәсендә, Татарстанны Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтенә куя", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда Россия полиэтиленының - 24%ы, синтетик каучукның - 41%ы, йөк автомобильләре шиннарының - якынча 60%ы, йөк автомобильләренең 30%ы җитештерелә, Россиядә нефть чыгару буенча якынча 7%ы, дип сөйләде Татарстан Рәисе.
Кече һәм урта бизнеска актив ярдәм күрсәтү, алга киткән инфраструктура һәм сәүдә юллары чатында стратегик урнашу төбәккә инвестицияләр җәлеп итә. Татарстан Кытай белән эшләү өчен зур мөмкинлекләргә ия, аларны киңрәк файдаланырга кирәк, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Алдагы эшкә килгәндә исә, имзаланган төбәкара килешүләрне кәгазьдә калдырмаска, аларны гамәлгә ашыру буенча конкрет чаралар планнарын әзерләргә, уртак инвестиция проектлары буенча активрак эшләргә кирәк.
"Моның өчен бездә алга киткән барлык инфраструктура һәм преференцияләр бар, алар уртак предприятиеләр төзү белән кызыксынуны стимуллаштырырга тиеш. Моннан тыш, логистика өлкәсендә дә яңа мөмкинлекләрне кулланырга кирәк, шул исәптән «Алабуга» МИЗ территориясендә төзелгән Россиядәге иң эре логистика үзәге куәтләрен, шәһәрләребез арасында туры авиаэлемтәне җайга салу мәсьәләләрен карарга, авыл хуҗалыгы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлеккә инициативалы якын килергә, шулай ук мәгариф, фән, мәдәният, спорт, архив эше, туризм өлкәсендә гуманитар багланышларны дәвам итәргә мөмкинлек бар», – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
2023 елдан башлап ел саен Казанда ике илнең дә рәсми һәм эшлекле даирәләре катнашында Кытай белән эшлекле багланышларны киңәйтүне максат итеп куйган «РОСТКИ: Россия и Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы үткәрелә. Узган ел чарага 36 илдән 10 меңнән артык кеше җыелган, шул исәптән Кытайның 27 төбәгеннән вәкилләр.
Утырышта катнашучыларга форум турында видеоролик күрсәтелде, шуннан соң Рөстәм Миңнеханов, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, барысын да 18-19 августта Казанда узачак форумга чакырды. Сүзен йомгаклап, ул тагын бер тапкыр Советта чыгыш ясау һәм Кытай партнерларын Татарстан Республикасы белән киләчәк хезмәттәшлеккә чакыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
"Мондый форматтагы чара Россия-Кытай партнерлыгының үзенчәлекле характерын раслый, ул һәрвакыт үзара ышанычка, суверенитетны һәм бер-берсенең мәнфәгатьләрен хөрмәт итүгә корылган. Бары тик бергәләп кенә без яңа заман проблемаларын һәм хәзерге заман куйган барлык бурычларны хәл итә алачакбыз», - дип йомгак ясады Татарстан Рәисе.
Искәртәбез, «Идел-Янцзы» Советы утырышы башланганда тар составтагы вәкилләр очрашты, шулай ук бергәләп фотога төштеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез