Җирле үзидарәнең ике баскычлы системасын саклау – авыл территорияләрен үстерү өчен мөһим адым. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында белдерде.
«Россия Президенты Владимир Путинга ике баскычлы җирле үзидарә системасын саклаган өчен рәхмәт әйтәсе килә. Бу бигрәк тә авыл территорияләрен үстерү өчен мөһим», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, җирле үзидарә органнарында эшләүче кешеләр – кече Ватанга хезмәт итүнең ачык мисалы. Залда 30 елдан артык хезмәт стажы булган берничә авыл җирлеге башлыгы утыра иде. Татарстан Рәисе аларга да мөрәҗәгать итте. Юлламада катнашучылар исә җирлек башлыкларын алкышлар белән сәламләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез