Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Икътисад министрлыгына һәм республиканың Инвестицион үсеш агентлыгына эшмәкәрләр өчен семинарлар оештырырга кушты. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
Эшмәкәрләрне «чыгарып бирү» режимында эшләргә өйрәтәчәкләр: бу киләсе атнада күпчелек эшмәкәрләр өчен файдалы булачак.
Семинарлар иртәгә 11.00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Семинарларда шулай ук белгечләр эшмәкәрләргә кабул ителгән ярдәм чаралары буенча консультацияләр бирәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез