Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Екатеринбургта. Ул «ИННОПРОМ» 15 нче халыкара сәнәгать күргәзмәсе стендларын карады, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Быел күргәзмәнең төп темасы – «Технологик лидерлык: индустриаль алгарыш». Якынча 60 илдән 40 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Күргәзмәнең төп треклары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: «Цифрлы җитештерү«, «Металл эшкәртү», «Транспорт машиналары төзү», «Шәһәрләр өчен технологияләр», «Сәнәгый ІТ», «Энергетика өчен технологияләр», «Яңа материаллар», «Компонентлар җитештерү», «Тернәкләндерү өчен медицина техникасы һәм җиһазлары», «Автоматлаштыру һәм робот техникасы».
«ИННОПРОМ»да гадәттәгечә Татарстан стенды тәкъдим ителде, анда республика җитештерүчеләренең продукциясе куелган. Бүген стендны РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов карады
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез