“Июнь аенда гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында федераль закон үз көченә керде. Татарстан һәм башка төбәкләр бу проект буенча актив төстә эшләде. Без Россия Президенты Владимир Путинга ике баскычлы җирле үзидарә системасының да сакланып калуы өчен рәхмәтле”, – диде республика башлыгы.
Россиянең, шул исәптән Идел буе федераль округының кайбер төбәкләре ике баскычлы җирле үзидарә системасын саклап калды, кайберләре бер баскычлысына күчте, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Рәис әйтүенчә, Татарстанда җирле үзидарәнең ике баскычлы системасы корылган. “Безгә башка баскычка күчәргә кирәк булса да, җирлекләр баскычын саклап калырга, ә район-шәһәрләрне субъектныкына күчерергә кирәк. Әмма тулаем Россиядә бу система бик яхшы эшли”, – дип басым ясап әйтте ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан җитәкчелеге җирле депутатларга таяна. Республикада барлыгы 7,5 мең муниципаль депутат эшли.
“Махсус хәрби операция кысасында урыннарда кадрлар кирәк. Муниципаль хакимият халыкка якын булырга тиеш. Мин моны 3 районда төрле вазыйфаларда эшләү тәҗрибәсенә ия буларак әйтәм. Шуңа күрә җирлек баскычын бик мөһим дип саныйм. Әмма һәркемнең – үз эш ысулы, мин каршы килмим”, – дип өстәде ул.
Шул ук вакытта Рәиснең ныклы фикеренчә, җирле үзидарәнең бер баскычлы системасына күчкән төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнү файдалы булачак. “2-3 ел узганнан соң анализ ясарга мөмкин булыр дип уйлыйм. Беркайчан да “беркайчан” дияргә ярамый. Вакыт үзе күрсәтер”, – дип йомгак ясады ул сүзенә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез