Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 7,4 миллиард долларга җиткән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Казанфорум"ның пленар утырышында әйтте.
"Заманның глобаль чакыруларына карамастан, Россия мөселман дәүләтләре белән хезмәттәшлекне эзлекле рәвештә ныгыта. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре-Россиянең мөһим сәүдә-икътисадый хезмәттәшләре", - диде ул.
Рөстәм Минниханов билгеләп үткәнчә, Татарстан, Россиянең көчле төбәкләренең берсе һәм Европа белән Азия арасындагы «күпер» буларак, финанс мөмкинлекләрене һәм технологик карарларны берләштерү мөмкин икәнен исбатлады. Моның бер мисалы буларак, хәләл индустрияне ислам финанслауны атады ул."Монда халыкара тәҗрибә, үз эшләнмәләре һәм җәлеп ителгән инвестицияләр синергиясе нәтиҗә бирә", – диде Татарстан Рәисе.
Ул хәбәр иткәнчә, Россиядә ислам финанславы буенча эксперимент кысасында (анда Татарстан да катнаша) узган ел 35 миллиард сумга якын акча җәлеп ителгән, бу 2024 ел белән чагыштырганда алты тапкыр күбрәк. "Россия Үзәк банкы реестрында партнерлык финанслары белән шөгыльләнүче 37 оешма исәпләнә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, Татарстан ислам дөньясы белән гуманитар хезмәттәшлеккә аерым әһәмият бирә, "мәдәният, мәгариф һәм рухи кыйммәтләр халыклар арасында үзара аңлашу һәм дуслык өчен ныклы нигез булып тора".
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез