Газетага язылу

Миңнеханов: «Кадрлар әзерләүнең тулы системасы кирәк»

Бүгенге сәнәгатьнең чынбарлыктагы ихтыяҗларына юнәлдерелгән, мәктәптән алып, предприятиегә кадәр – кадрлар әзерләүнең тулы системасын булдырырга кирәк.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының еллык Юлламасында шулай дип белдерде. Зур предприятиеләрдән университетларыбызның инфраструктурасын, уртак тикшеренү лабораторияләрен булдыруда ныграк катнашу, укытучыларга – стажировка, студентларга – практикалар үткәрү өчен үз мөмкинлекләрен күбрәк тәкъдим итү сорала”, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, шулай ук предприятиеләр һәм фәнни-мәгариф оешмаларының технологик лидерлык буенча илкүләм проектларда уртак катнашуын тәэмин итәргә кирәк. Аның сүзләренә караганда, Татарстан Фәннәр академиясенә һәм профильле министрлыкларга мондый интеграция буенча чаралар комплексын эшләп гамәлгә ашырырга кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре