Сугыш елларында Тимәш авыл җирлеге территориясеннән 227 кеше фронтка китә, шуларның 108е һәлак була яки хәбәрсез югала.
Рөстәм Миңнеханов һәйкәл итәгенә чәчәкләр салды һәм бер минут тынлык белән һәлак булганнарны искә алды. Татарстан Рәисенә хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Тимәш авылында ике тыл хезмәтчәне яши.
Искәртәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Лениногорск районы территориясеннән фронтка 12751 кеше киткән. Сугыштан 6518 кеше әйләнеп кайтмаган. Унике кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез