Хәрби хезмәткәрләргә республиканың дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә батырлык һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерде. Ул үзенең телеграм-каналында СВО зонасында хәрби хезмәткәрләрне бүләкләү сурәтләнгән видео урнаштырган, дип яза “KazanFirst”.
Шулай итеп, Россия Герое Дамир Исламов исемендәге танк батальоны, СССР Герое Сабир Әхтәмов исемендәге мотоукчылар батальоны һәм 430 нчы полк хәрбиләренә республика дәүләт бүләкләре тапшырылган. Татарстан Рәисе һәркайсының үзләре алдына куелган бурычларны уңышлы үтәвен басым ясап әйткән.
– Батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт аларга!” – дип язган Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез