Газетага язылу

Миңнеханов Мишустинга республика агросәнәгать комплексының күрсәткечләре турында сөйләде

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин «Алтын көз - 2026» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы стендында булды. Республика агросәнәгать комплексының төп икътисадый күрсәткечләре турында аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Алтын көз» күргәзмәсе - АСК өлкәсендә төп эшлекле вакыйгаларның берсе. Чара гадәттәгечә Мәскәүнең Тимирязев үзәгендә уза. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан стендында сөт, ит, кондитер продукциясе җитештерүчеләр бар. Моннан тыш, биредә республиканың агросәнәгать комплексы өлкәсендәге белем бирү программалары һәм инновацион проектлары белән танышырга мөмкин.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан - авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча илдә алдынгыларның берсе. Республика сөт саву буенча Россиядә беренче урында тора - узган ел 2 млн 385 мең тонна җитештерелгән. Шулай ук Татарстан бәрәңге җыю буенча икенче урында тора - 2025 елда 1 млн тоннадан артык җитештерелгән. Республика төп азык-төлек продуктларына ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерә. Экспортка да зур игътибар бирелә. Хәләл продукция бүген Татарстаннан дөньяның 49 иленә җибәрелә. 

Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.  

Михаил Мишустин ассызыклаганча, Татарстан гадәттәгечә күп позицияләр буенча илнең иң актив төбәге булып тора. Бу искиткеч нәтиҗә, диде ул һәм Рөстәм Миңнехановның бу өлкәдә профессиональлеген аерым билгеләп үтте. 

"Хәзер генетика һәм орлыкчылык мәсьәләләре мөһим юнәлешләр булып тора. Ышанам ки, биредә Татарстан шулай ук бөтен илгә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтәчәк», - диде Хөкүмәт Рәисе һәм Россия Президенты куйган бурычларга ирешүдә уңышлар теләде.

Быел «Алтын көз»дә беренче тапкыр берьюлы ике экспозиция оештырылды. Базар профессионаллары өчен төп юнәлеш төбәкләрнең, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары җитештерүчеләрнең, АСК өчен заманча хәл ителешләр уйлап табучыларның, шулай ук нәсел хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең казанышларын берләштерә. Икенчесе - киң җәмәгатьчелек өчен оештырылган.

Төп экспозициядә Россия Федерациясенең 19 субъекты һәм 51 оешманың стендлары тәкъдим ителгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре