Газетага язылу

Миңнеханов пилотсыз системалар уйлап табуны тизләтергә өндәде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов пилотсыз технологияләр уйлап табучыларны яңа чишелешләрне кертү вакытын тизләтергә өндәде. Бу хакта ул «Дрон Экспо» форумының пленар сессиясендә әйтте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, вазгыять бик тиз үзгәрә, шуңа күрә эшләнмәләрне тиз арада гамәли кулланышка җиткерергә кирәк.

"Без бер җитештерүче янына килдек. Ул безгә: "Бер ай вакыт кирәк", - ди. Аннан: "Нигә берсекөнгә түгел? Нигә иртәгә түгел?", - дип сорадым. Әйдәгез, эшне шундый яссылыкка күчерик. Вакыт үзгәрә", - диде Татарстан Рәисе.

Ул ассызыклаганча, бүген Россиягә бер илгә генә түгел, ә берьюлы берничә дошманга каршы торырга туры килә, шуңа күрә илебез технологияләрен үстерү илкүләм куркынычсызлык мәсьәләсенә әверелә. "Бу мәсьәләләрне без бергәләп хәл итәргә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе шулай ук күргәзмәдә катнашучыларга тәкъдим ителгән эшләнмәләр өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың профильле министрлыклары, вузлары һәм хакимият органнары тәкъдим ителгән барлык проектларны җентекләп өйрәнәчәкләрен әйтте.

Кичә Татарстан "Казан Экспо" да "Дрон Экспо" пилотсыз системалар халыкара күргәзмә – форумы башланды. Биредә 20дән артык илдән 200дән артык төрле компания үз продукциясен тәкъдим итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре