Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда Россиянең рәсми делегация составында (аңа Президент Путин җитәкчелек итә) “Чорлар һәм цивилизацияләр бәйләнеше – тынычлык һәм үсеш нигезе” Халыкара форумында катнашты. Форум Төрекмәнстанның бөек шагыйре һәм философы Мәхтүмкули Фрагиның тууына 300 ел тулуга багышлап үткәрелгән.
Татарстан Рәисе форум тәнәфесендә Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков белән БРИКС саммитына әзерләнү буенча фикер алышкан.
Исегезгә төшерәбез: БРИКС саммиты Казанда быел 22-24 октябрьдә узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез