Татарстанда газлаштыру күрсәткече 99,2 процентка җитте, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Әлеге мәгълүмат Кремль сайтында бар.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген республика территориясенең 99 проценты газлаштырылган.
– Без моны зур казанышыбыз дип саныйбыз, – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, программа алга таба дәвам иттереләчәк. Чөнки республикада яңадан-яңа объектлар төзелә, аларны “зәңгәр ягулык”ка тоташтырырга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез