Бу хакта ул Татарстан икътисад министрлыгының еллык коллегия утырышында әйтте. “Махсус икътисадый зоналар, сәнәгать парклары бик мөһим. Алар бүген республикадагы сәнәгать җитештерүенең 20 процентын тәэмин итәләр. Әлеге юнәлештә җитди эш алып барыла. Шул ук вакытта, республиканың биш районында муниципаль парклар яртылаш кына тулган. Бу – Яңа Чишмә, Әлки, Алабуга, Буа һәм Актаныш районнары. Ә Апас, Әтнә, Югары Ослан, Кама Тамагы, Мөслим, Чирмешән кебек алты районда, гомумән дә, сәнәгать паркы юк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның әйтүенчә, гамәлдәге сәнәгать паркларын тулы көченә эшләтергә кирәк.
“Сәнәгать парклары булмаган районнарга килгәндә, сүз авыл районнары турында бара. Ничек уйлыйсыз, анда яшьләр нишләргә тиеш? Әзер мәйданнар булса, анда да бизнес барлыкка килер иде, бәлки. Авыл кешесенең моңа үз көче генә ничек җитсен? Теләге булса да, безнең ярдәмнән башка берни дә эшли алмаячак”, – диде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез