Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.
"2026 ел Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Югары башкомандующий, Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә меңләгән татарстанлылар махсус хәрби операция уздыру зонасында илнең суверенитетын һәм киләчәген батырларча яклый», – дип белдерде республика җитәкчесе. Аның сүзләренчә, бүген СВОа катнашучыларның кайберләре Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында юлламаны укуда катнаша. Миңнеханов алардан торуларын сорады. «СВОда катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез", - дидк ул. ТР Рәисе сүзләренчә, күп кенә татарстанлылар орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Республикада туган 19 кешегә «Россия Герое» исеме бирелде. РФ Президенты Указы нигезендә Татарстанда оешкан 430 нчы мотоукчылар полкына «Гвардия " дигән мактаулы исем бирелде. "Безнең сугышчылар һәрвакыт үз җирләре өчен фидакарьләрчә көрәштеләр, Ватан хакына батырлыклар кылдылар, кайчак иң кыйммәтлесен – үз гомерләрен бирделәр. Без геройларыбызның исемнәрен беркайчан да онытмаячакбыз", – диде Миңнеханов.
Әлеге сүзләрдән соң һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез