Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләренең XIII Бөтенроссия җыенында катнашучылар белән очрашты. Чара “Корстон” үзәгендә узды.
Эшмәкәрләр җыенын 26-28 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы уздыра. Быел чарага, Татарстанны кертеп, Россиянең 46 төбәгеннән 900дән артыграк вәкил җыелган. Делегатлар арасында – кече бизнес, фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре.
Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов илнең төрле төбәкләреннән халык кәсебе товарларын җитештерүчеләрнең күргәзмә-ярминкәсе белән танышты. Анда хәләл ризыклар, бизәнү-ясану әйберләре, милли кием-салым элементлары, шулай ук махсус хәрби операция зонасында хәрбиләргә ярдәм итүче иҗтимагый оешмаларның күргәзмәсе тәкъдим ителгән.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанга игътибары һәм республика белән эшлекле, мәдәни элемтәләрне ныгыту омтылышы өчен форумда катнашучыларга рәхмәт белдерде. “Өстенлекле бурычыбыз – туган телне, милли традицияләрне, динне саклау. Бездән башка моның белән беркем дә шөгыльләнмәячәк. Бу эштә сез – безнең ныклы терәгебез. Сез – эшмәкәр буларак, башкаларга эш бирәсез, авылдашларыгызга ярдәм итәсез, үз авылларыгызны төзекләндерүдә катнашасыз. Барлык теләк-тәкъдимнәрегезне игътибарга алачакбыз!” – диде Татарстан Рәисе.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов татар халкының рухи-әхлакый, мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерүгә, милләтара дуслык-татулыкны ныгытуга өлеш керткән өчен республика бүләкләрен тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез