Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай сәүдә палатасының машина төзелеше һәм электрон продукция импорты һәм экспорты буенча генераль секретаре Го Куйлун белән очрашты. Чара “РОСТКИ” форумы кысасында узды.
Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, форум – багланышларның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу, очрашулар уздыру һәм тәгаен килешүләргә ирешү өчен яхшы мәйданчык.
“Сез Кытайның машина төзелеше һәм электрон продукция импорты һәм экспорты буенча сәүдә палатасы белән җитәкчелек итәсез, ул тармакның 15 меңнән артык дәүләт предприятиесен берләштерә. Бизнесны берләштерүче һәм аларның мәнфәгатьләрен яклаучы структуралар бик мөһим”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, Татарстанда Кытай инвесторларына эш өчен барлык шартлар да тудырылган. “Без Сез җитәкләгән оешма белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә шат булачакбыз”, – диде Татарстан Рәисе.
Очрашу барышында билгеләп үткәнчә, 2023 елда беренче форум кысасында, шулай ук, Кытай сәүдә палатасының машина төзелеше һәм электрон продукция импорты һәм экспорты буенча президенты Чжан Юйцзин белән очрашу узган булган.
“Татарстан Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе санала һәм Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда сизелерлек роль уйный”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу барышында яклар машина төзелеше һәм электрон продукцияне импортлау һәм экспортлау буенча Кытай сәүдә палатасы Татарстаннан тиешле ведомстволар белән берлектә кайбер предприятиеләрне билгеләячәк һәм алар белән багланышларны җентекләбрәк эшләячәк, дип килештеләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез