Миңнеханов: «Татарстанда БРИКС саммитын оештыру дәрәҗәсе югары бәяләнде»

Быел Татарстанда күпсанлы әһәмиятле чаралар узды, аларны оештыру дәрәҗәсе югары бәяләнде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында әйтте.

"Республикада күпсанлы әһәмиятле вакыйгалар узды. Аерым алганда, БРИКС уеннары. Бу - тәүге шундый спорт төре иде. Казанда узган БРИКС саммиты - иң зур чара", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, саммит эшендә 36 ил делегациясе катнашты. Шулай ук, форумга БМО генераль секретаре Антониу Гуттериш килде. "Мин моны илебез җитәкчелеге, Владимир Владимирович Путинның зур уңышы дип саныйм. Без кирәкле вакытта кирәкле урында булып чыктык һәм кунакларны тиешле дәрәҗәдә каршы алырга тырыштык. Боларның барысын да исәпкә алганда, бу елны уңышлы дип саныйм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре