Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Россия Президенты тарафыннан икътисадка автономияле системаларны тизрәк кертү бурычы куелды. Татарстанда соңгы елларда әлеге юнәлеш буенча эзлекле эш алып барыла. Мисал өчен, «КАМАЗ» пилотсыз йөк машиналары 2023 елдан М-11 «Нева» юлында коммерцияле рейслар башкара. 2018 елда Иннополиста “Яндекс” компаниясе пилотсыз таксины сынап карый башлады – узган ел гына да 15 меңнән артык сәфәр башкарылган.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстанда йөк ташу, такси, авыл хуҗалыгы өлкәсендә автоном системалардан файдалануга бәйле тәҗрибә рәвешендәге берничә хокукый режим гамәлдә. Пилотсыз очкычлар сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге предприятиеләрдә янгын куркынычсызлыгын күзәтеп тору, урманнарны законсыз кисү очракларын ачыклау өчен файдаланыла. Республиканың 50 дән артык предприятиесе автономияле системалар: авиация системалары, җир өсте робототехник комплекслары, пилотсыз йөк машиналары, сәнәгать роботлары һәм компонентлар җитештерү буенча эш алып бара.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, алга киткән фәнни мәктәп ярдәмендә республикада, программа белән тәэмин итү һәм ясалма фәһемнән файдалануны да кертеп, пилотсыз очкычларны тулы цикл буенча җитештерү мөмкинлеге бар. Иннополис Университетында пилотсыз очкычларны гамәлгә кертү, янгыннарны, экологик вәзгыятьне, игенчелекне мониторинглау эшендә белешмәләрне анализлау, челтәрләрне һәм катлаулы сәнәгать объектларын тикшерү өчен системалар эшләнгән. Алар илнең күп кенә төбәкләрендә кулланыла. КФУ һәм «КиберАвтоТех» алдынгы инженерлык мәктәбе «КАМАЗ» индустриаль партнеры белән берлектә пилотсыз автотранспорт буенча эш алып баралар. Узган ел республиканың фәнни оешмалары тарафыннан 30 проект буенча эш башкарылган.
Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә тармакка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Пилотсыз авиация системалары» технологик лидерлык илкүләм проекты кысасында Татарстан Фәннәр академиясенең актив ярдәме белән КНИТУ-КАИ базасында Пилотсыз авиация системалары үзәге төзелде. Хәзер аны алдынгы технологик җиһазлар һәм сынау стендлары белән җиһазландыру төгәлләнеп килә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда пилотсыз комплексларны үстерү өчен төзелгән экосистема кадрлар әзерләүне дә үз эченә ала. 18 мәктәп базасында махсуслаштырылган сыйныфлар булдырылган, авиамодельләштерү түгәрәкләре эшли, алты һөнәри белем бирү оешмасында пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча программалар алып барыла. Моннан тыш, 8 урта һөнәри белем бирү учреждениесендә кыска вакытлы укыту программалары гамәлгә ашырыла. Пилотсыз авиация системалары буенча модульләр әйдәп баручы югары уку йортлары программаларына кертелгән.
«Пилотсыз системалар өлкәсендә кече инновацион проектларга ярдәм ИТ-паркта алып барыла. Бизнес-инкубатор базасында Инженерлык лабораториясе эшли. «СФЕРА» акселерация программасы гамәлгә ашырыла. «Дрон-парк» эшли, аның базасында дрон-спорт буенча чаралар үткәрелә. Kazan Digital Week форумы кысаларында быел беренче тапкыр бөтен Россиядән килгән студентлар һәм яшь белгечләр өчен Бөтенроссия инженерлык хакатонын уздыру фаразлана», – диде Татарстан Рәисе.
Сессия эшендә пилотсыз технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар, тармак компанияләре, фәнни оешмалар һәм хакимият органнары вәкилләре катнашты. Сөйләшү барышында илдә пилотсыз системаларның төрле төрләрен үстерү, предприятие һәм оешмаларның гамәлдәге җитештерү эшчәнлегенә пилотсыз технологияләр кертү, тармакның кадрлар мөмкинлекләрен үстерү мәсьәләләре каралды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез