Газетага язылу

Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ директорлар советының утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, республиканың әйдәүче предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

«СИБУР инновацияләр» ҖЧҖ генераль директоры Илназ Зарипов чит ил каучугын үзебезнең синтетик каучуклар белән алмаштыру буенча «СИБУР» ҖЧҖнең практик тәҗрибәсе турында сөйләде. 2026 елда Россиядә табигый каучук куллану 76 мең тонна дип бәяләнә, шул ук вакытта синтетик каучук җитештерү буенча илебез куәтләре елына якынча 1,5 млн тонна тәшкил итә һәм Россия шин предприятиеләренең ихтыяҗларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. «СИБУР" тарафыннан эшләнгән карарлар шиннар составындагы табигый каучукның 60-85%ын эксплуатация характеристикалары начарланмыйча алмаштыруны тәэмин итә, ә аерым элементларда алмаштыру 100%ка җитәргә мөмкин. Компания тарафыннан җиңел һәм йөк машиналары өчен шиннары өчен рецептур хәл ителешләр формалаштырылган. Алар барысы да сынаулар узган һәм үзкыйммәте белән чагыштырганда үзләренең эксплуатацион характеристикаларын раслаганнар. Илназ Зарипов билгеләп үткәнчә, төбәктә эре шин җитештерүләре урнашуын исәпкә алып, проект Татарстан өчен гамәли әһәмияткә ия.

Рөстәм Миңнеханов әлеге проектның мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки ул шиннар тармагының технологик суверенитетын тәэмин итүгә ярдәм итә.  

Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында «Концентрация» дәүләт корпорациясен гамәлгә куюда катнашучы Марсель Гомәров сөйләде. «Концентрация» ДК - кече һәм урта тоннажлы җитештерүләр өчен лаборатор реактивлар һәм җайланмалар, химик чимал китерүдә махсуслашкан Россия химия холдингы, шулай ук кытлык булган химия продукциясен үз җитештерүләрен үстерү проектларын гамәлгә ашыра. Татарстанда төркем 2021 елдан бирле эшли. «Казаноргсинтез» ГАҖ, «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ, «Татхимфармпрепараты» АҖ һәм «Нәфис Косметикс» АҖ белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар.

Төркем киләчәктә республика белән хезмәттәшлек итәргә тели. Аерым алганда, хәзерге вакытта импортка бәйле булган фармацевтик субстанцияләр җитештерүне оештыру тәкъдим ителә. Моннан тыш, «Концентрация» ДК Татарстанның нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре белән эшне дәвам итәргә планлаштыра.

«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин компаниянең базарда үзен яхшы яктан күрсәтүен билгеләп үтте, шулай ук «Концентрация» ДК белән республиканың фәнни-мәгариф учреждениеләре арасында хезмәттәшлекне активрак үстерергә тәкъдим итте.

«Светозар трейд» ҖЧҖ проектларын компания директоры Марк Беляев тәкъдим итте. «Светозар трейд" - климатик һәм махсуслаштырылган җайланмалар җитештерүче. Республикада М7 индустриаль паркы территориясендә җитештерү мәйданчыгы бар. Компания үзебезнең материаллардан җитештерүнең тулы циклын тормышка ашыра һәм вентиляция, кондиционерлау, җылыту һәм янгыннан саклану системалары өчен җайланмалар чыгара, шул исәптән гомумсәнәгать һәм шартлаудан саклану чараларын да кертеп. Төп продукциясе - югары басымлы һәм энергия нәтиҗәлелегенә ия һава-җылылык пәрдәләре, сәнәгать һәм түбә вентиляторлары, ташкын-суырткыч җайланмалар, янгынга каршы һәм һава көйләү клапаннары, автоматика системалары һәм сәнәгать объектлары өчен махсуслаштырылган җайланмалар. Предприятие җайланмалары Мәскәү метрополитены объектларында, Казан вертолетлар заводында һәм Казан авиация заводында кулланыла. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, компаниянең компетенцияләре һәм тупланган тәҗрибәсе Татарстанның проект институтлары өчен кызыклы. Шулай ук ул «Светозар трейд»ка үз продукциясен тәкъдир итү өчен күргәзмә чараларында ешрак катнашырга тәкъдим итте. Казанда 10-13 ноябрь көннәрендә БРИКС халыкара төзелеш атналыгы һәм махсуслаштырылган күргәзмә узачак.

«РусСилика» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Ольга Торбич Россиядә беренче тапкыр микронизацияләнгән силикагельләр һәм тотрыклы силиказольләр җитештерүне тәкъдир итте. Чыгарыла торган продукция сәнәгатьнең 30дан артык тармагында кулланыла. Куллануның төп юнәлешләренә нефть химиясе һәм нефть чыгару, катализаторлар, полимерлар һәм резина-техник әйберләр җитештерү, лак-буяу сәнәгате, АСК, фармацевтика һәм азык-төлек сәнәгате керә. Татарстан предприятиеләре өчен «РусСилика» ҖЧҖ продукциясе нефть химиясе, катализаторлар, полимерлар, шиннар һәм башка аз тоннажлы химия продукциясе җитештерү өчен кызыклы. Компаниянең үз лабораториясе бар һәм ул Казан федераль университеты белән уртак тикшеренүләрне үстерә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, компаниянең импортны алыштыруга юнәлдерелгән продукциясе бүген сәнәгать өчен бик мөһим. Ул Татарстан предприятиеләренә «РусСилика» белән хезмәттәшлек вариантларын карарга кушты.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре